Татарстан Республикасы – «Профессионаллар» чемпионатының «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясе буенча төбәкара йомгаклау этабында лидерлар рәтендә

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Урта һөнәри белем бирү системасындагы иң эре һөнәри ярышларның берсенә нәтиҗә ясалды.

Чемпионатта төп төркемдә Россия Федерациясенең 43 төбәгеннән һәм «Юниорлар» категориясендә 17 төбәктән вәкилләр катнашты. Конкурс сынаулары йомгаклары буенча Татарстан Республикасы вәкилләре югары дәрәҗәдә әзерлек һәм һөнәри компетенция күрсәттеләр.

Төп төркемдә алтын медаль яулаган «Казан медицина көллияте» ДАҺБУ студенты Борханова Арина Ренат кызы (Татарстан Республикасы) җиңүче булды.

Юниорлар категориясендә беренче урынны «139 нчы номерлы гимназия – мәгариф үзәге» муниципаль автоном мәгариф учреждениесе укучысы Хәйруллова Әминә Руслан кызы (Татарстан Республикасы) алды, ул шулай ук алтын медальгә лаек булды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җиңүчеләрне, остазларны һәм эксперт бергәлеген лаеклы нәтиҗәләр белән котлый һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар тели.

«Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты нигезендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International