«Чистай ҮРХ» ДАССУнең бала тудыру йортында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Чара барышында янгын тревогасы сигналы буенча бала тудыру йортының медицина хезмәткәрләрен һәм пациентларны күнекмә эвакуацияләү уздырылды.
Күнекмәләр нәтиҗәсендә хастаханә хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә югары белем күрсәттеләр. Эвакуация планын эшләп бетерү нәтиҗәләре буенча кисәтүләр табылмады, куелган бурычлар үтәлде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый өйрәнүләр Чистай ҮРХдә даими үткәрелә һәм бу юлы «Чистай ҮРХ» ДАССУнең хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә югары белемнәрен күрсәттеләр.
2019 ел эчендә "Чистай ҮРХ" ДАССУнең 10 объектында эвакуацияләү буенча 20 күнекмә үткәрелде.