Түбән Камада медицина эшчәнлегенең эчке сыйфаты һәм куркынычсызлыгы системасын кертү дәвам итә

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсендә медицина эшчәнлегенең эчке сыйфаты һәм куркынычсызлыгы системасын кертү буенча эш дәвам итә.

Әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында «В.Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университеты (ИЭУП)» һәм «Сыйфат» сыйфат проблемалары институты» белгечләре чакырылган иде. Казан кунаклары БШХ җитәкчеләренә «ISO 9001:2015 халыкара стандарт таләпләренә туры китереп медицина оешмасының сыйфат менеджменты системасын эшләп чыгару, кертү һәм сертификацияләү» һәм «Медицина оешмасының сыйфат менеджменты системасының эчке аудиты» укыту программаларын тәкъдим иттеләр. Һәм сыйфат менеджменты системасының диагностик аудит, документларга экспертиза һәм учреждениенең сыйфат менеджменты системасын сертификацияләү процедуралары белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International