ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектларны яктырту буенча ММЧ республика конкурсының нәтиҗәләрен чыгарды

2019 елның 13 декабре, җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектларны яктырту буенча ММЧ республика конкурсының нәтиҗәләрен игълан итте. Җиңүчеләрне ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков бүләкләде.

Конкурска җибәрелгән барлык эшләр Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру чараларына багышланган иде. Татарстан журналистлары бу юнәлештә актив белем арттыру эшләре алып баралар. Моннан тыш, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда медицина җәмәгатьчелегенә ярдәм итәләр.

Быел жюри бөтен республикадан 40тан артык эшне бәяләде. Конкурста җиңүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International