Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Казан шәһәренең «18 нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең 40-еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов учреждениенең иң яхшы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүләкләде.