Республика клиник онкология диспансерында 23 декабрьдән башлап 25 дкабрьгә кадәр ISO 9001:2015 сыйфат менеджменты системасына (СМС) туры килү-килмәүгә күзәтү аудиты узды. Өч көн дәвамында РКОДның барлык бүлекчәләренең эше, шул исәптән онкология диспансерының Яр Чаллы филиалының эше дә, аудитка дучар булды.
Йомгаклау җыелышында үткәрелгән аудит нәтиҗәләре буенча сертификацияләү буенча белгечләр күзәтү аудитының уңышлы узуы турында хәбәр иттеләр. Шулай ук учреждениедә СМС кертүнең югары дәрәҗәсе билгеләп үтелде, бу, һичшиксез, ТР ССМ онкология диспансерында медицина ярдәменең сыйфатына һәм һәркем өчен мөмкин булуына уңай йогынты ясый.