Татарстан клиникалары «ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре-2019» конкурсының җиңүчеләре булдылар

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Казан ратушасында «ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» бәйгесе һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне ТР Беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин котлады. Ул аларга югары сыйфатлы продукция җитештерү  һәм кирәкле хезмәтләр күрсәтү эшендә яңа уңышлар теләде.
 
«Конкурс предприятиеләргә ил һәм чит ил базарларына юл ача. Шунысы куанычлы, сәнәгать җитештерүчеләре белән беррәттән, конкурска хезмәт күрсәтү өлкәсе дә активрак кушыла. Ышанам ки, безнең предприятиеләр ия булган сыйфат потенциалы Татарстан Республикасы һәм бөтен ил иминлеге өчен файдаланылачак», – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International