Медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече, м.ф.к. Илсур Шәймәрданов «Россия Федерациясендә сәламәтлек саклауга һәм паллиатив медицина ярдәмен үстерүгә өлеш керткән өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Конференция эшендә Россия Федерациясе субъектларыннан якынча 200 белгеч катнашты. Конференция Россия Федерациясендә паллиатив медицина ярдәме системасын оештыруга һәм үстерүгә булышлык күрсәтү, пациентлар артыннан озак сроклы карауда клиник практикага яңа технологияләрне кертү максаты белән уздырылды.