Түбән Кама районының Благодатная авылында фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды. Аның төзелешенә ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы кысаларында 3,7 млн сум бүлеп бирелгән булган.