Бүген Балык Бистәсе районының Күки авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Торак пунктта 509 кеше яши, алар, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, йорт янындагы дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итә алалар. ФАПны ачуда Балык Бистәсе районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов һәм ҮРХнең баш табибы М.Р. Китаев катнаштылар.