Бүген Балык бистәсендә Үзәк район хастаханәсе табиблары өчен ике фатирлы йортны ачтылар. Торак Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең торак шартларын яхшырту өчен табибларга грантлар бирү программасы кысаларында төзелде. Табиб-хирург Талалин Л.А. һәм табиб-анестезиолог Каримбаев А.Т. яңа фатир ачкычларын алдылар.