14нче ноябрь - Дөньякүләм шикәр диабеты белән көрәшү көне

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе
Яшь чикләренең шактый киңәюе, күп авыр нәтиҗәләр барлыкка килү, авыруларның инвалидлашуы һәм үлеме санының югары булуы аркасында шикәр диабеты дөньякүләм аеруча актуаль медицина проблемаларының  берсе итеп билгеләнә.

Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы бәяләве буенча, бөтен дөньяда 180 миллионнан артык кеше диабет белән авырый.  2030нчы елларга бу сан икеләтә артырга мөмкин. Диабет бөер җитешсезлегенең төп сәбәпләре санына керә. Бөер җитешсезлегеннән диабет белән авыручыларның 10%-20%ы үлә. Диабет йөрәк авыруы һәм инсульт рискын күтәрә. Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре кичектергесез чаралар кулланылмаса, киләсе 10 елда диабет белән бәйле үлем очраклары микъдары 50%тан артык санга артачак дип саныйлар.

1991 елдан бирле, 14 ноябрьдә, Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы һәм халыкара диабет ассоциациясе инициативасы буенча Дөньякүләм шикәр диабетына каршы көн билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең барлыкка килүе шушы киң таралган авыруга каршы тору программалары эшләп чыгару белән бәйләнгән. Шикәр диабетын дәвалау тарихы 1922 елда канадалы яшь галим Фредерик Бантинг инсулин инъекциясен барлыкка китереп, аны беренче тапкыр 14-яшьлек малайга эшләп, нәтиҗәдә аның гомерен саклап калгач башланды. Бантинг үзе уйлап тапкан әйбергә хакны Торонто университетына тапшырды. Шул вакытта канада хөкүмәте исеме астында инсулинны массакүләм җитештерү башланды. Беренче тапкыр инсулин 1922 елда сатуга чыкты. Бу вакыйганы Дөньякүләм диабет белән көрәшү көненең башланышы дип атарга мөмкин.  2007 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Дөньякүләм диабет белән көрәшү көнен рәсми рәвештә бәйрәм итәргә карар кылды. Атаклы инсулин ясап чыгаручы 14 ноябрьдә туганга, шушы бәйрәмне бәйрәм итү  өчен нәкъ шул көнне сайладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International