Яр Чаллының КБМҮдә Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр өчен билгеләнгән беренче бүләк комплектын бирделәр. Хәмидуллиннар гаиләсе сабый җыелмасына ия булды.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 4 декабреннән № 1100 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә 2020 елдан башлап Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр балалар өчен кирәк-яраклар җыелмасы белән тәэмин ителә.
Бүләк комплекты бала тудыру йорты тарафыннан чыгарылыш көнендә бирелә.