Чистай районы башлыгы ҮРХ коллективы белән очрашты

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов үзәк район хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашты. Утырышта Чистай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгүтов, «Чистай ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Рәис Мостафин, аның урынбасарлары һәм учреждениенең хезмәткәрләре катнаштылар.

Дмитрий Иванов эшнең биш елына нәтиҗә ясады һәм 2020 елга планнар турында сөйләде. Ул медицина хезмәткәрләрен районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм бюджет үтәлеше, муниципаль программаларны гамәлгә ашыру, үсеш перспективалары турында хәбәр итте. 2014 елдан алып 2019 елга кадәр берничә социаль әһәмиятле программа гамәлгә ашырылды. Шәһәрне һәм районны яңарту буенча зур эш илкүләм проектлар ярдәмендә башкарыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сәнәгать предприятиеләренең инвестицияләр күләме биш ел эчендә 21,0 млрд. сум тәшкил иткән.  Экспертлар исәпләп чыгарганча, 2019 ел нәтиҗәләре буенча гомуми территориаль продукт күләме 18,6 млрд. сум тәшкил иткән, 2014 елда ул 14, 3 млрд. сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International