«Хәләл» стандарты буенча Комитетының эксперт бүлеге җитәкчесе Илгиз Баһаветдинов БРКХнә «Юридик затның эшчәнлеген Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты» продукция сыйфатын контрольдә тоту буенча Хосусый оешмасы исәбенә кую турында таныклык» тапшырды.
Әлеге адым халыкның, шул исәптән Ислам динен тотучы халыкның, Ислам диненең дини йолаларын үтәү белән башкарылган хезмәтләргә ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында кабул ителде.
Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Хәләл»стандарты комитеты» һәм БРКХ Ислам нормалары таләпләренә туры китереп 2020 елга «Малайларны сөннәткә утырту» дигән медицина хезмәте күрсәтү турында килешү төзеделәр.