Иҗтимагый фикер мониторингы көн саен кире элемтә планшетлары ярдәмендә үткәрелә, алар Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең сырхауханәләре регистратураларында урнашкан.
Шулай итеп, бу елның гыйнварында 209 пациент сырхауханәләр эшенә үз бәясен куярга теләделәр. 55% «бишле» бәясе бирде, 33% сырхауханәләрнең эшен «яхшы» дип атады һәм 12% эшне «начар» дип атады. Мониторинг нәтиҗәләре буенча, ир-атлар кире элемтә планшетларыннан ешрак файдалана, аларның саны якынча 85% тәшкил итә. Иң актив пациентлар 2нче номерлы сырхауханәдә күзәтелә. Шулай ук түбәнкамалылар планшетларны табиблар һәм шәфкать туташлары эше турында язма фикер калдыру өчен актив кулланалар.