Казанда «Донорлардан мәхәббәт белән!» донор акциясе узды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Гашыйклар көнендә Республика кан үзәгендә "Донорлардан мәхәббәт белән!" дигән донор акциясе узды. ТР ССМ Республика кан үзәге «Игелекле Казан» Проекты белән берлектә DonorSearch.org проекты ярдәме белән тормышны яратучылар өчен "Донорлардан мәхәббәт белән!" дигән донор акциясе уздырды.

Кан үзәгенең холлы донорлар белән иртә таңнан ук тулган иде!!!

Акциядә барлыгы 209 кеше катнашты, кан банкы 94 литрга тулыланды.

Гомумән алганда, бәйрәм булды!

Донорларга нык сәламәтлек, иминлек телибез, "Ярдәмегез өчен зур рәхмәт!" әйтәбез.

Ә хастаханәләрдәге барлык пациентларга тизрәк савыгуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International