25 февральгә Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән 8 россияле сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Температура күтәрелү күзәтелмәде, ютәл дә, борын тыгылу да юк. Көн саен лаборатор контроль алып барыла.
Шулай ук бу эшкә җәлеп ителгән медицина персоналының сәламәтлеге дә контрольдә тотыла: шәхси саклану өчен кирәкле барлык чаралар да бар, һәрберсе артыннан медицина күзәтүе үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, 14 көн эчендә эвакуацияләнүчеләр РКЙАХдә кирәкле карантин узачаклар. Бу вакыт эчендә алар ике атна махсус бокста яшәячәк табиблар белән генә элемтәгә керәчәкләр.