Коронавирус йогышы буенча карантин чорында хезмәткә яраксызлык кәгазен бирүнең вакытлыча тәртибе турында

2020 елның 20 марты, җомга

2020 елның 18 мартыннан № 294 «Карантин очрагында хезмәткә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләүнең һәм түләүнең вакытлыча кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа коронавирус йогышы (2019-nCoV) очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан гражданнарга хезмәткә яраксызлык кәгазен бирү һәм озынайту тәртибе турында хәбәр итә.

2020 елның 2 мартындагы № 5 «Яңа коронавирус йогышын (2019-nCoV) кертү һәм тарату куркынычларын киметү буенча өстәмә чаралар турында» Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының карары белән яңа коронавирус йогышы очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан затларга медицина оешмасына кермичә, хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерү мөмкинлеге каралган.

2020 елның 20 мартыннан башлап хезмәткә яраксызлык кәгазе 20 марттан алып Россия Федерациясенә яңа коронавирус йогышы (163 ил) белән авыру очраклары теркәлгән илләр территориясеннән килгән барлык иминиятләштерелгән гражданнарга Татарстан Республикасына килү датасыннан башлап 14 календарь көнгә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International