Марат Садыйков Яшел Үзән хастаханасендә чыккан янгында үлүчеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты

2020 елның 23 мае, шимбә

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Яшел Үзән район хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлегендә чыккан янгында һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

Янгын 22 майда беренче каттагы палатада чыккан. РҮХ хезмәткәрләре көче белән 90 кеше эвакуацияләнгән. Вакыйга урынына ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков килде, оператив штаб оештырылды.

Янгын нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды. Ике кеше җиңел һәм урта дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, хәзер табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли.

"Барлык пациентлар Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе бүлекләренә күчерелгән, янгын беткәннән соң аларның бер өлеше өйләренә җибәрелгән. Аларның иминлегенә берни дә янамый", — диде министр.

Янгын ясалма сулыш алдыру аппараты белән бәйле түгел, янган палатада алар юк иде. Хастаханәнең бу корпусында коронавирус йогышы булган пациентлар булмаган. Янгын сәбәпләре ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International