Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме шифаханәсендә Татарстан Республикасы өчен беренче тапкыр пациентларны танып белү системасы буенча пилот проект җибәрелде. Проектның максаты булып медицина хаталары күләмен киметү һәм пациентларның медицина иминлеге дәрәҗәсенкүтәрү тора.
План буенча госпитализациягә килү белән пациентның кулына аның турында термопринтер ярдәме белән төшерелгән мәгълүмат (Ф.И.О., медицина картасының номеры) язылган махсус беләзек кидерелә. Беләзеккә төшерелгән мәгълүмат медицинада кулланылучы су, юу чаралары, спирт эремәләре йогынтысыннан тотрыклы. Медицина хаталарын бетерүдән тыш, танып белү (идентификация) пациентларны регистрацияләү процедураларын әһәмиятле тизләтергә рөхсәт итә.