ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Бангладешта вафат булган Татарстан табибы Рәшит Миңнетдиновның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
66 яшендә Татарстанның танылган табибы Рәшит Шамил улы Миңнетдинов Бангладеш Республикасында чит ил командировкасында булган. Россиянең башка белгечләре белән бергә ул пандемия чорында медицина хезмәтен оештыру белән шөгыльләнгән.
Рәшит Шамил улы 1954 елның 25 апрелендә Актаныш авылында туган. Казан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Югары белем алганнан соң 15 нче шәһәр хастаханәсендә табиб-кардиолог булып эшләгән, аннары «Татфлот»МСЧның терапия бүлеге мөдире булган. 2004 елдан 2013 елга кадәр РКДҮнең 2нче кардиология бүлеге мөдире булган.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгында хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Рәшит Шамил улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак.