«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Нил Габидин улы Хәлфиев бүләкләнде

2020 елның 26 июне, җомга

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Нил Габидин улы Хәлфиев бүләкләнде. Бүләкне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов тапшырды.

Нил Габидин улы 1939 елның 1 ноябрендә ТАССРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында туа. 1967 елда «санитария " белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1967-1969 елларда-Апас районы санитар – эпидемиология станциясенең баш табибы, 1969-1971 елларда - Югары Ослан хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире, 1971-1975 елларда – ТАССРның ВТЭК травматология эксперт-табибы. 1975 елдан КДМИның рентген-радиология кафедрасының ассистенты буларак эшли. Параллель рәвештә РКХ сырхауханәсендә дәвалау-консультатив эшен алып бара. Нил Габидинович башлангычы белән кабинетлар яңартыла һәм заманча рентген аппаратурасы белән җиһазландырыла.

Моннан тыш, Нил Габидинович Хәлфиев «сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен кыскача русча-татарча сүзлеге»н нәшер иткән иде, ул хәзерге вакытта да табиблар һәм студент-медиклар эшендә кулланыла. Нил Хәлфиев медицина өлкәсендәге бик күп алдынгы казанышлар, фәнни мәкаләләр, фәнни эшләнмәләр авторы.

Хәзерге вакытта Нил Габидинович КДМУның ветераннар хәрәкәтенең актив әгъзасы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International