Хастаханәгә эләкмәү өчен, эсседә үзеңне ничек тотарга?

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Безнең сорауларга Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе консультация-диагностика сырхауханәсе табиб-кардиологы Чодура Сотпа җавап бирде.

«Эсселек организмны бик талчыктыра. Кешеләр бик нык тирли һәм дымны югалта. Без дымны югалтканда, кан куера, бу тромболар хасил итүгә китерергә мөмкин, ул йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрдә инсульт һәм инфаркт куркынычын арттыра.

Эсседә үзеңне ничек тотарга, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга киңәшләр бик гади:

• Суны күбрәк эчәргә. Күләме көненә ике литрдан да ким булмаска тиеш. Суны әз-әзләп эчәргә кирәк. Өйдән чыкканда да үзегез белән су булырга тиеш.

• Көндезге вакытта, иң эссе вакытта, күләгәдә яки кондиционер яки вентиляция булган бинада булу хәерлерәк. Кондиционерлар белән сак булырга кирәк. Температураның кинәт үзгәрүе  организм өчен зарарлы булырга мөмкин. Салкын тиюгә китерергә мөмкин.

• Һичшиксез, баш киемнәре киябез.

• Йөгерергә, йөрергә яратучылары иртәнге һәм кичке вакытта йөгерү хәерлерәк.

• Гипертоникларга кан басымын ешрак үлчәргә киңәш итәм. Эсселек вакытында йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә дару препаратларын кабул итүне туктатырга кирәкми. Тик, әгәр дә үзегенне начар хис итә башлавыгызны сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, ул сезнең дәвалауга төзәтмәләр кертер.

• Йөрәк җитешсезлегеннән җәфа чигүчеләргә сыеклыкны кабул итүгә сак карарга кирәк. Сыеклык күләменә түгел, ә үзеңнең хәлеңә карарга кирәк.

• Җиләк-җимеш, яшелчә күбрәк ашагыз, аларда сыеклык бар. Суның газсызын сайлагыз, су нык салкын да булырга тиеш түгел. Эсседә салкынча морслар эчү кулай. Алкоголь эчү тыела.

Исән булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International