«Татнефть» компаниясе Түбән Кама хастаханәләренә 4,6 млн сумлык кирәкле медицина җиһазларын тапшырды. Шулай итеп, «Танеко» генераль директоры Илшат Сәлахов перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе баш табибы Рамиль Хамидуллинга медицина калдыкларын утильләштерү җайланмасының сертифакатын тапшырды. Әлеге җайланма ярдәме белән барлык медицина калдыкларын - энәләрне, шприц, бинт, марля, скальпельләрне, пыяла, катетерларны, контейнерларны һ.б. - утильләштерергә мөмкин булачак.
«Татнефть» күппрофильле хастаханә өчен электрокардиограф, пульсометрлар, контактсыз термометрлар, шулай ук Covid-19 мәгълүмат ресурсын алып бару буенча мониторинглау өчен билгеләнгән компьютерлар сатып алды.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин «Татнефть» һәрвакыт социаль юнәлешле компания булуын, бу бигрәк тә пандемия вакытында күзәтелүен әйтте.