Чаллыда онкология үзәге төзелеше “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында федераль хөкүмәт ярдәме белән мөмкин булды.
Филиалның баш табибы Алмаз Хаҗиев төзелеш эшләренең барышы турында сөйләде. Хәзерге вакытта биналарда эчке бизәлеш эшләре бара.
Шулай ук авыр медицина җиһазлары монтажлана. Радиология корпусында нур тизләткечләрен урнаштыру өчен каньоннар әзерләнә.
Дәвалауның инновацион алымнарын үткәрү мөмкинлекләре дә киңәйтеләчәк. Онкоүзәктә КТ, МРТ, рентгенодиагностика аппаратлары, маммографлар, УЗИ аппаратлары булачак.