Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

28 апрель – Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне .

Мамадыш  район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге коллективы тәҗрибәле фельдшер Сергей Николаевич Митрофанов җитәкчелегендә Мамадыш районы халкына тәүлек буе медицина ярдәме күрсәтә.

Бүлекчә бер айда 700 чакыруга хезмәт күрсәтә, шуларның 90ы – авыл җирлегенә чыгу. Югары дәрәҗәдәге дәвалау учреждениеләренә ( Казанга, Алабугага, Яр Чаллыга) 100 дән артык кеше алып барыла.

2026 елның апреленнән чакыруларны үзәкләшкән кабул итүгә күчерделәр, "ашыгыч ярдәм" чакыру өчен "103" һәм "112" шалтыратырга кирәк.

Бүлектә үз һөнәрен тапкан 5 яшь  белгеч «целевик» эшли.

Бу көнне ашыгыч ярдәм бүлеге ветераннарын да билгеләп үтү мөһим, алар пациентларыбыз файдасына күп еллар хезмәт куйдылар, һәрвакыт медицина ярдәме таләп ителгән беренче урыннарда булдылар:

Фельдшерлар: Габдрахманова Рафия Вахит кызы

Степанова Валентина Дмитриевна

Чайникова Фатыйма Хатыйп кызы.

Хәйдарова Наилә Закаровна.

Ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе – озак еллар ашыгыч ярдәмдә эшләгән Макаров Николай Иванович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International