«Балалар өчен шәһәрләр. Гаилә иминлеге территориясе» XVII Бөтенроссия конкурсы 2026 елның 21 апрелендә старт алды.
Ул авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы һәм Россиянең кече һәм урта шәһәрләре ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә.
Конкурсның максаты - муниципаль берәмлекләргә балалар үсеше һәм тәрбиясе өчен уңайлы шартлар тудыру, тормыш шартларына бәйсез рәвештә һәр баланың иминлеген тәэмин итү өчен ресурсларны берләштерүдә ярдәм итү. Шулай ук конкурс авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең уңышлы муниципаль практикаларын ачыклауга һәм тиражлауга юнәлдерелгән.
2026 ел номинацияләре:
Конкурс кысаларында Россия халыклары бердәмлеге елына (РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән) багышланган махсус биремне үтәргә кирәк.
Үткәрү сроклары:
Материалларны теркәү һәм тапшыру Фондның электрон платформасында («Бөтенроссия проектлары» бүлеге, «Балалар өчен шәһәрләр» Бөтенроссия конкурсы бүлекчәсе ) гамәлгә ашырыла.