Түбәнкамалылар ашыгыч медицина ярдәме станциясендә һәм йогышлы авырулар госпиталендә эшләүче табибларга рәхмәт сүзләре җиткерүне дәвам итәләр. Бу юлы рәхмәт сүзләрен 69 яшьлек әтисе ике яклы пневмония белән хастаханәгә эләккән Гөлнара Гафиятуллина җиткергән.
"Әти медикларга ярдәмнәре һәм кайгыртучанлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт язуымны сорады һәм: “Кызым, зур һәм игелекле йөрәкле табиблар бар: минем аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерүем бик мөһим”, - диде.
Гөлнараның әти-әнисе 1 июль көнне авырып, өйләренә терапевт чакырткан. Гөлнараның әнисенең хәле җиңеләйгән, температурасы төшкән, әтисенең, киресенчә, температурасы 40° ка күтәрелгән.
Нургали абыйны авыр хәлдә хастаханәгә салганнар: үпкәләренең 70 проценты зарарланган булган, сулыш ала алмавы аркасында, ул сөйләшә дә алмаган. Берничә көннән соң хәле яхшырган һәм ул туганнары белән телефон аша сөйләшә алган.
“Без бик борчылдык, табиблар белән сөйләшеп тордык. Хәзер әтигә шалтыратабыз, сораулар бирәбез, тик ул: “Кызым, мин берни дә белмим. Тирә-ягымда шулкадәр яхшы табиблар һәм шәфкать туташлары, мин аларга тулысынча ышанам. Мин сәламәтләнүгә ышанмаган чакта да табиблар һәм шәфкать туташлары яшәүгә өмет бирде. Бөтен бригадага баш иябез! Кама Аланыннан дәвалаучы табибы – Абдулаббор Устоевич Гарифуллинга, шәфкать туташлары – Энҗе Раил кызы Хафизова, Анна Михайловна Евдокимова һәм Рәмзия Рифкатовна Абдурахмановага барлык пациентлардан да аерым рәхмәт әйтәсе килә. Барыгызга да зур рәхмәт! ”, -ди. Тиздән әтине чыгарырлар дип өметләнәм”.
Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru