Энҗе Галимова госпитальнең барлык медицина хезмәткәрләренә әти-әниләрен коткарган өчен рәхмәт белдерә

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Табибларның ярдәме һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә Энҗе Галимованың әти-әнисе алтын туйларын билгеләп үтә алды.

"Фазаил һәм Рәзилә Миңнебаевлар 50 ел бергә гомер итә. 20 июньдә, никахларын теркәү көнендә, без бу юбилейны билгеләп үтәргә планлаштырган идек, әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертте. Алар икесе дә «ике яклы пневмония» диагнозы белән авырып, госпитальгә эләгә. Озак дәваланганнан соң, әти-әниләр өйләренә кайтты. Алар янә бергә! Һәм бу безнең медицина хезмәткәрләре ярдәме белән мөмкин булды. Мин Түбән Кама госпиталенең барлык персоналына, аерым алганда, табиб Кузнецова Любовь Михайловна, Рим Рафис улы Шәйхиевка, шәфкать туташлары Айсылу, Әлфия, Румия, Мөслимә, Мария, Людмила һәм әти-әниләренең исемнәрен хәтердә калдырмаган башка шәфкать туташларына зур рәхмәтемне җиткерәм. Һөнәри осталыгыгыз, игътибарлы мөнәсәбәтегез һәм игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт сезгә!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International