Кама Аланыннан үзенчәлекле кыз үзе турында китап язды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Кама Аланыннан Арина Аракчеева туганнан бирле ЦНС дегенератив авыруы белән көрәшә. Өч ел элек ул Түбән Каманың Балалар шәһәр хастаханәсенә эләгә, анда аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Табиблар кызның сабырлыгына һәм чыдамлыгына шакката. Шул вакыттан бирле табиблар Арина, аның әти-әниләре белән даими элемтәдә торалар. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Балалар хастаханәсе психологы Татьяна Хисматуллина Аринаның дусты булды. Озакка сузылган депрессия вакытында ул Аринага үзен язучы сыйфатында сынап карарга тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, тиздән Аринаның беренче дөнья күрәчәк. Ул 100 данә тиражда чыгачак. Китап сатып алырга теләүчеләр Арина Аракчеевага Вконтакте социаль челтәрендә язарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International