«Түбән Кама Нефтехим» ковид-госпиталь хезмәткәрләренә саклагыч җыелмалар тапшырды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама үзәк хастаханәсенә бүген 560 саклагыч күзлек, 2 меңнән артык костюм һәм 20 мең саклагыч битлек тапшырдылар. Бу — «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ ярдәме. Пандемия башланганнан бирле, ул сәламәтлек саклау системасына булышлык күрсәтә.

Чарада Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов, Түбән Кама муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Артур Сафин, компания генераль директорының муниципаль органнар белән эшләү буенча ярдәмчесе Эльвира Долотказина һ. б. катнашты.

«Беләсезме, геройлар кемнәр ул? Герой — ул үз эшен югары дәрәҗәдә башкаручы кеше, — диде Олег Морозов. — Әйтик, пилотыбыз самолетны кырга утыртты, ул моны герой булганы өчен түгел, ә бәлки оста очучы (хәер, әлбәттә, ул — герой, мондый эшне һәркем булдыра алмый) булганы өчен эшләде. Безнең табиблар — дөньяда иң яхшыларның берсе, чөнки бездә (коронавирустан) үлем-китем күрсәткечләре иң түбән. Бу — геройлар гына түгел, ә югары класслы профессионаллар да».

Бу хакта тулырак Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International