29 июльдә Биектау муниципаль районының Мәмдәл авылында ел саен үткәрелә торган «СалагаИгелек» Бөтенроссия акциясе узды.
Акция - муниципаль берәмлекләрдә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, шулай ук медицина белеме алу һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән..
Акция районда икенче тапкыр уза, һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чара йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүдә нәтиҗәлелеген күрсәтте, шулай ук халыкның медицина хезмәткәрләренә ышанычын күтәрде. Чарада "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге"ДАССУ һәм КДМУ медиклары волонтерлары катнашты.