Марат Садыйков: “Бүген төп бурычыбыз - COVID-19 шартларында дәвалау учрежденияләрендә планлы эш режимын кайтару”

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республиканың сәламәтлек саклау системасының пандемия шартларында эшләүгә нәтиҗәләр ясады. Коллегия ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үтте.

Коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, дәвалау учрежденияләре җитәкчеләре, ведомствоның баш штаттан тыш белгечләре катнашты.

Марат Садыйков әйтүенчә, Татарстан, илдә беренче булып, коронавируслы пациентлар белән эш тәҗрибәсен туплады. Эшне координацияләү өчен Татарстан шартлы рәвештә 5 округка бүленде, 43 медицина оешмасының эш юнәлеше үзгәртелде, йогышлы авыруларны дәвалау өчен 4728 ятак урын әзерләнгән иде.

Коронавирустан дәвалау өчен 15842 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән иде, 8617се госпитальләрдә эшли. 341 кеше көн саен ашыгыч ярдәм машиналарында чакырган урыннарга бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә төзелгән яңа корпусның гомуми мәйданы 1700 квадрат метрдан артык. Ул 232 ятак урынга исәпләнгән, аеруча куркыныч инфекцияләр таралыш алса, 504 урын әзерләнә ала. Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы август урталарына файдалануга тапшырылыр дип көтелә.

Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча госпитальләрне җиһазлап бетерү өчен, федераль һәм республика бюджетларыннан 2,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага компьютер томографлары, үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары, ашыгыч ярдәм машиналары, шәхси саклану чаралары сатып алынган. 2 019 663,03 мең сум федераль казнадан күчерелгән, республика бюджетыннан 647 120,61 мең сум акча тотылган.

Коронавирус белән көрәшүче табибларга февраль–июньдә 392,01 млн сум акча күчкән, аны 9478 медицина хезмәткәре алган. Апрель–июньдә 6946 медицина хезмәткәренә һәм ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә 914,35 млн сум акча түләнгән.

Хәзерге вакытта 19 лабораториядә тестлаштыру бара. Көн саен 5 меңгә якын анализ үрнәге тикшерелә.

Татарстан бюджеты хисабына экспресс-диагностика уздыру өчен биш портатив мини-лаборатория сатып алынган, алар белән Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә йогышлы авырулар госпитальләре тәэмин ителгән.

03.08.20 мәгълүматларына караганда, Татарстанда барлыгы 5694 COVID-19 очрагы ачыкланган. Аларның 4565 е инде савыгып киткән. 43 кеше вафат булды (бу ил буенча үлем санының иң түбән күрсәткечләренең берсе). Хәзер стационарда 517 кеше дәвалана.

Марат Садыйков сүзләренчә, бүген Татарстанның сәламәтлек саклау системасында төп бурыч  –  COVID-19 шартларында дәвалау учрежденияләрендә планлы эш режимын кайтару, шулай ук диспансеризация, тернәкләндерү хезмәтләрен элекке күләмнәргә кайтарырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International