Түбән Камадан шәфкать туташы ковид-госпиталенең кызыл зонасындагы эше турында сөйләде

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Балалар хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Татьяна Афиногентова  Түбән Кама ковид-госпиталенең кызыл зонасында ике атналык сменасын тәмамлаган.

"Күптән госпитальгә эләгергә теләгән идем, мөмкинлек тууга ук, риза булдым. Хезмәттәшләремә, пациентларга ярдәм итәсе, бу афәткә каршы көрәштә кулдан килгәнчә өлеш кертәсем килде. Ирем, балаларым, туганнарым да каршы булды, шуңа күрә миңа үз ниятемне ныклап аңлатырга туры килде, әмма хәзер барысы да артта калды. Иремкүптән түгел минем белән горурлануын әйтте. Барысы да мин күз алыма китергәнчә иде. Нигездә, авыручылар - өлкән кешеләр. Кемнеңдер хәле җиңеләйсә, сөенә идек".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International