Зур ремонт – зур үзгәрешләр

2020 елның 7 августы, җомга

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең йогышлы авырулар бинасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

Биредә эшләр июнь аенда башланып, агымдагы елның октябрендә тәмамланыр дип көтелә. Хәзер фасадка, түбәгә, бинага керү өлешенә капиталь ремонт эшләре башкарыла, су белән тәэмин ителешне, канализацияне тәртипкә китерәләр. Шулай ук автоматик янгын сигнализациясе, яңа медицина җиһазлары һәм куелачак. Объектка 37 млн. сум бүлеп бирелгән, 43 белгеч җәлеп ителгән.

"Капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар бүлеге барлык заманча стандартларга туры киләчәк. Корпусның ремонтлануына без бик шат. Без мондый үзгәрешләр турында күптән хыялландык", - дип сөйләде журналистларга ТКҮРКХнең баш табибы Хәбибулла Әхмәдов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International