Чистай РҮХнең бала тудыру йорты Бөтендөнья бала имезү атналыгын хуплап, 1,5 һәм 2 елдан артык күкрәк сөте имезүче әниләр өчен бәйрәм чаралары үткәрде. Чара бәйрәм барлык санитар таләпләрне үтәп узды.
Бөтендөнья бала имезү атналыгы 1 августтан 7 августка кадәр үткәрелә. Аның максаты – хатын-кызларга бала сәламәтлеге өчен күкрәк сөте имезүнең өстенлеге турында сөйләү.
Әйтергә кирәк, күкрәк сөте имезүче хатын-кызларга ярдәм итү буенча кайнар линия эшли. Күкрәк сөте имезүче әниләргә белгечләрдән түләүсез консультация алу мөмкинлеге бар. Кайнар линия телефоннары:8(987)4020714, 8(937)6190373.