Яр Чаллыда 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә 2020 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясалды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Яр Чаллыда традицион табиб-шәфкать туташлары конференциясендә шәһәрнең 3нче номерлы балалар сырхауханәсенең баш табиб Альбина Шәйхетдинова оешманың 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Үз чыгышында учреждение җитәкчесе сырхауханә эшчәнлегенең төп күрсәткечләре динамикасы, яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар кертелгән вакытта эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте һәм агымдагы елның икенче яртыеллыгына бурычлар билгеләде. Доклад кысаларында шулай ук коллективка яңа хезмәткәрләр тәкъдим ителде. Чыгышы ахырында Альбина Шәйхетдинова хезмәткәрләргә беренче яртыеллыкта башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International