Чистай мөхтәсибәте Чистай РҮХнең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең медицина хезмәткәрләренә ярдәме күрсәтү йөзеннән азык-төлек җыелмасын тапшырды.
Чистай мөхтәсибәте "Чистай РҮХ" ДАССУның 2нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында вакытлыча йогышлы госпиталь хезмәткәрләренә даими ярдәм итә. Чираттагы тапкыр Чистай шәһәре имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов коронавирус йогышы белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә өй әзерләгән камыр ризыклары тапшырдылар.
Мөхтәсибәт вәкилләре барлык медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, аларга нык сәламәтлек теләделәр.