Татарстанда «Сәламәт булыйк» масштаблы мәгълүмати-агарту проекты старт алды

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Проектның инициаторы - Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Ведомствоның төп максаты - республикада яшәүчеләрдә сәламәт гадәтләр һәм үз сәламәтлекләренә аңлы караш формалаштыру.

«Безнең «Сәламәт булыйк» инициатива нигезендә − Рөстәм Миңнехановның Президент программасы. Ул сәламәт яшәү рәвеше, авыруларны кисәтү, дөрес туклану, гигиена нормалары, хезмәт һәм ял режимын үтәү мәсьәләләренә кагыла», − дип сөйләде республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков.

"Якын арада без республика массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан социаль челтәрләренең рәсми аккаунтларында мәгълүмати-агарту мәкаләләренең тулы бер сериясен урнаштырырга ниятлибез. Аудитория белән аралашуның башка каналы телевидение булачак-бу тематик тапшырулар һәм экспертларның интервьюлары булачак", - дип аңлатты министр.

Проектны тормышка ашыру кысаларында балалар һәм яшүсмерләр белән аралашу аерым юнәлеш булачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә ведомство мәктәпләрдә махсус акцияләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрергә планлаштыра, дип билгеләп үтте М.Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International