Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачтылар. Объект кыска вакыт эчендә – 100 көндә төзелгән

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Казанда А. Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Объект кыска вакыт эчендә – 100 көндә төзелгән. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашты.

Яңа стационарның гомуми мәйданы - 17,5 мең кв.метр, 232 койкалык һәм урын санын 504кә җиткереп була.

Беренче катта кабул итү-диагностика бүлеге, 12 урынлык анестезиология һәм реанимация бүлеге, шулай ук сөт катнашмалары әзерләү һәм калдыкларны зарарсызландыру блоклары оештырылган. Икенчесендә - 20 бер урынлы палата. Шуның белән беррәттән бинаның икенче, өченче һәм дүртенче катларында 5 боксларга бүленгән бүлек җәелдерелгән. Шулай ук яңа медицина учреждениесе составында лаборатория корпусы эшли.

Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы проекты ил буйлап таралачак. "Безгә бүген әлеге проектны үз территорияләрендә гамәлгә ашыру өчен мөрәҗәгать иткән төбәкләр бар", — диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International