13 августта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Лениногорск үзәк район хастаханәсенең яңа баш табибны тәкъдим итте. Бу вазифага ТР Атказанган табибы - Рим Риф улы Әмиров билгеләнде.
Рим Әмиров Санкт-Петербургта "Дәвалау эше" белгечлеге буенча Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясен тәмамлаган. Ул 1999-2015 елларда Лениногорск хастаханәсендә уролог һәм берара баш табиб урынбасары булып эшли. 2015 елдан 2020 елга кадәр - "Зәй РҮХ" ДАССУ баш табибы, 2020 елдан башлап 2020 елның августына кадәр "Бөгелмә РҮХ " ДАССУ баш табибы вазифаларын башкарган.