Бөгелмә районы үзәк хастаханәсен Иванов Александр Иванович җитәклиячәк

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы вазыйфасына Иванов Александр Иванович билгеләнде.

Александр Иванов 1964 елның 5 февралендә туган.1989 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Д.И.Ульянов исемендәге Куйбышев медицина институтын тәмамлый. 1990 елдан 1996 елга кадәр Бөгелмә РҮХнең табиб-кардиологы булып эшли, аннары кардиология бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 2001 елдан шәһәр хастаханәсенең баш табибы вазыйфасында, 2005 елдан баш табиб урынбасары булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International