Казанда клиник йогышлы авырулар хастаханәсе мәйданчыгында Валерий Гергиев җитәкчелегендәге оркестрның хәйрия концерты булачак

2020 елның 14 августы, җомга

15 августта Казанда проф. А. Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы территориясендә Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мария театры симфоник оркестрының хәйрия концерты булачак. Чараны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.

Концерт медицина хезмәткәрләренә һәм пациентларына ярдәм күрсәтү йөзеннән үтә. Концерт хастаханә мәйданчыгында оештырылачак. Петербург коллективы чыгышын хастаханә табиблары гына түгел, ә үз палата балконнарыннан пациентлар да күзәтә алачак. Хәзерге вакытта сәхнә һәм яңгырдан тент монтажлау эшләре бара, ул һава торышы вакытында музыкантларны яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International