ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәлә Үзәк район хастаханәсе эше белән танышты

2020 елның 14 августы, җомга

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәлә Үзәк район хастаханәсе эше белән танышты. Чарада шулай ук Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Азат  Хамаев һәм Камил Нугаев катнашты.

Делегация кабул итү-диагностика бүлегенең эше белән танышты. Марат Әхмәтов пандемия чорында осталыклары, намуслы эшләре өчен табибларга, шәфкать туташларына, барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Татарстан Республикасы җитәкчелегенә «Демография» милли проектын тормышка ашыруда ярдәм иткән һәм район халкына уңайлы медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу Роспотребнадзор таләпләрен үтәп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International