Илһамия Әминова : "Һөнәр сайлауда ярдәм иткән бабамга бик рәхмәтле"

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Илһамия Әминова Түбән Кама РҮХнең 2нче сырхауханәсенең тернәкләндерү бүлегендә процедура шәфкать туташы булып эшләгән иде. Ә соңгы өч айда, пандемия чорында, Түбән Кама йогышлы авырулар госпиталенең чиста зонасында табибларга, пациентларга ярдәм итте. Бу атнада исә пациентларына травмалардан, инфарктлардан, инсультлардан соң ярдәм итү өчен тернәкләндерү бүлегенә әйләнеп кайта.

Госпитальдә Илһамия Әминова госпитальнең һәр катыннан шәфкать туташлары заказ биргән даруларны туплап, аларны кызыл зонага тапшырган. Шулай ук һәр этажлар буенча эпидбүлектән килә торган анализ нәтиҗәләрен тараткан, госпиталь хезмәткәрләрендә COVID-19га мазоклар алган, һәм башка процедуралдарда ярдәм иткән.

Илһамия Әминова медицинада инде 24 ел эшли. Һөнәр сайлауда аңа бабае булышкан. "Мәктәпне тәмамлаганнан соң бабай: "Кая укырга барасың? дип сорады. Мин: "Бәлки, икътисадчы", - дип җавап бирдем. Тик бабай: "Юк. Икътисадчылар, бухгалтерлар һәм сатучылар күп, ә медиклар җитми. Медицина өлкәсенә барасың", - диде. "Мин бабай сүзен тыңладым, Чуваш Республикасыннан күчеп, Түбән Камага медицина училищесына укырга кердем", - дип уртаклашты И.Әминова. - "Бер тапкыр да үкенмәдем, киресенчә, бабамга бик рәхмәтле".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International