ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Кабардин-Балкар Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән очрашты

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген КБР сәламәтлек саклау министры Рөстәм Калибатов җитәкчелегендә Кабардин-Балкар Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына эш визиты белән килде. Очрашуны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үткәрде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Тармак җитәкчеләре Татарстанның әйдәүче клиникалары: Республика клиник хастаханәсе, Балалар Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Республика клиник онкология диспансеры, «Amtec Kazan» Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге һәм 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе һәм 9нчы номерлы балалар стоматология сырхауханәсе эше белән танышты.

Шулай ук КБР ведомствосы җитәкчеләре Казан шәһәренең балалар хосписына, 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә, Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәгенә барачак, Татарстан Республикасының беренчел буын медицина учреждениеләренә эш сәфәре кылачак. Кунаклар Комлы Кавал авылындагы табиб амбулаториясенә һәм Сокуры авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына да барачак.

Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм КБР сәламәтлек саклау министры Рөстәм Калибатов тармакны үстерү турында фикер алышты, ведомство вәкилләренең Кабардин-Балкар Республикасының медицина оешмаларына очрашу визиты турында килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International