Казанның 7нче клиник хастаханәсе табиблары уң күкәйлектә киста булуына карамастан, пациентка баланы йөклелек азагына кадәр җиткерергә булыштылар. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына 7нче Казан хастаханәсенең йөклелек патологиясе бүлеге мөдире Фәрит Фәткуллин сөйләде.
Пациент хастаханәгә йөклелекнең 24нче атнасында кергән, табиблар аның хәлен даими күзәтеп торган. Фәткуллин билгеләп үткәнчә, йөклелекнең 28нче атнасында киста өзелү куркынычы булган, әмма сабый сәламәт һәм үз вакытында тусын өчен хатын-кызны хастаханәдә белгечләр күзәтүе астында калдырганнар.
“Хатын-кыз хастаханәдә булмаса, киста шартлау нәтиҗәсендә корсак эчендә кан китү балада гипоксиягә китерергә мөмкин иде”– дип өстәде Фәткуллин.
Табиб әйтүенчә, кисеп алынган киста 20-25 сантиметр озынлыкта булган, бала сау-сәламәт туган.