Түбән Кама табибы Гали Хәсәнов ковид-госпитальдә эшләү турында: "Госпитальдә эшләгәндә, хәрби табиб күнекмәләрен искә төшердем"

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Йогышлы авырулар госпиталенә шәхси клиника һәм башка медицина учреждениеләр кадрлары җәлеп итү Түбән Кама мэры Айдар Метшин үтенечен Түбән Кама шәхси клиниканың баш табибы Гали Хәсәнов та кабул итте – ул кабул итү бүлегендә ике атналык сменаны тәмамлады инде.

"Шунда эшләгәндә мин хәрби табибның күнекмәләрен, гаскәрләрдә дәвалау-эвакуация, санитария-гигиена һәм эпидемиягә каршы чаралар оештыруыбызны, гадәттән тыш, экстремаль шартларда медицина ярдәме күрсәтүебезне искә төшердем. Госпитальдә пациентлар өчен барлык структураларның эше заман таләпләренә нигезләнеп дөрес оештырылган, җайга салынган", - дип сөйләде Г.Хәсәнов.

Белешмә: Гали Хәсәнов-хәрби табиб, хәрби хәрәкәтләр ветераны, кардиолог һәм терапевт, Түбән Камада 1992 елдан бирле яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International