4 майдан башлап яңа коронавирус йогышы булган пациентларны дәвалау өчен вакытлыча госпиталь булган Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпиталь стационары гадәти эш режимына кайта. 21 августта госпитальдән соңгы "коронавируслы" пациент чыгарылды.
Госпитальнең баш табибы Резедә Мавзутова сүзләренә караганда, 4 майдан 21 августка кадәр стационарда 641 пациент дәваланган. Пациентларны дәвалауга 40 табиб, 73 шәфкать туташы һәм 17 санитарка җәлеп ителде.